В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда кыш дәвамында тупланган пычрактан юлларны чистартуга керештеләр. Шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты май башына шәһәрнең 22 млн кв. метрдан артык мәйданлы бөтен урам-юл челтәрен җыештыру бурычын куйды. Аннары, даими уңай һава температурасы урнашкач, чистартылган юлларны юа башлаячаклар.
Юлларны чистарту белән бер үк вакытта Казанда кышкы чорда урамнарның йөрү өлешендә барлыкка килгән чокырларны бетерү буенча эшләр башланды. Ремонт эшләре Миллениум күперендә, өченче транспорт дамбасында, Горький шоссесында, Ибраһимов проспектында, Әмирхан, Уң як Болак һәм Сул як Болак, Чистай, Зорге, Декабристлар һәм башка урамнарда башкарылды.
Чисталыкны һәм тәртипне тәэмин итү, ишегалларын, урамнарны һәм шәһәр территорияләрен вакытында һәм сыйфатлы җыештыру өчен, кышкы чордан соң, гадәттәгечә, 1 нче апрельдән 31 нче майга кадәр Казанда территорияне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык узачак. 29 нчы апрельдә гомумшәһәр өмәсе үтәчәк.
Эшләрнең төп өлеше ТКХ һәм төзекләндерү өлкәсендә эшләүче подряд оешмалары көче белән башкарылачак – бу төрле идарәче компанияләр һәм муниципаль юл предприятиеләре. Шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрен, урман полосаларын һәм яр буе зоналарын чистарту өстенлекле бурыч булып тора. Шулай ук сәнәгать предприятиеләре территорияләрен, гараж кооперативларын, сәүдә объектларын, фасадлардан һәм коймалардан алып янәшәдәге территорияләргә кадәр автоягулык станцияләре челтәрләрен тәртипкә китерүгә аерым игътибар бирү планлаштырыла.
Теләге булган һәркем икеайлыкта катнаша һәм үз ишегалдын яки шәһәрнең теге яки бу участогын тәртипкә китерә ала. Инвентарь, капчыклар алу һәм җыелган чүп-чарны чыгаруга кагылышлы барлык оештыру мәсьәләләре буенча район администрацияләренә, торак идарәче компанияләренә һәм Тышкы төзекләндерү комитетына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.