Сүндерү Зәкиев урамындагы йортларга да кагылачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче октябрь). 7-нче октябрьдә Казанның Совет районының кайбер йортларында тәүлеккә диярлек су белән тәэмин итүне сүндерәләр. Бу суүткәргечне тоташтыру эшләре белән бәйле.
7-нче октябрь 9:00 сәгатьтән 8-нче октябрь 6:00 сәгатькә кадәр Зәкиев, 2, 2а, 3а, 4, 4а, 4б, 4/2, 5, 7а (127-нче номерлы балалар бакчасы), 9, 9а, 15, 25а адреслары буенча су булмаячак.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Автоцистерналар килгән гаризалар буенча урнаштырылачак, алар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителә.