Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.03.2021, 18:16

Салмачы бистәсендә кар сулары үтсен өчен Нокса елгасы үзәнен чистарттылар

Казанда язгы ташуга әзерлек тулы куәтенә бара.

Фото: Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче март). Татарстан башкаласында язгы ташуга әзерлек дәвам итә. Бүген «Горводзеленхоз» белгечләре Казан Башкарма комитетының Гражданлык яклау идарәсе хезмәткәрләре җитәкчелегендә, Салмачы бистәсендә яшәүчеләрне су басудан саклау өчен Нокса елгасы үзәнен чистарттылар.

Казанда кар капламының биеклеге 50-дән 70 см га кадәр, 2020 елга караганда ике тапкырга күбрәк. Җир 70 см га кадәр тирәнлектә туңган, ә елгаларда 70-тән алып 120 см га кадәр калынлыктагы боз барлыкка килгән. Белгечләр кар капламы әкренләп китәчәк, ә язгы ташу вакыты апрельнең өченче ункөнлегендә көтелә, дип өметләнәләр.

«Алга таба вәзгыять кече елгаларны ачу чорында температурага тулысынча бәйле булачак. Кар капламының калынлыгы һәм туфрактагы туңның тирәнлеге катлаулы су басу торышын көтәргә нигез бирә, ә шәһәр территориясендә температура кискен күтәрелгәндә, кече елгалар ага торган торак массивларда бик куркыныч хәлләр барлыкка килергә мөмкин», – дип аңлатты Нокса елгасында эшләр барышында булган журналистларга Казан Башкарма комитетының Гражданлык яклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимурханов.

Белгечләр даими рәвештә проблемалы районнарны йөреп чыгалар. Әйтик, кичә су басуга каршы комиссия әгъзалары шәһәрнең Совет районындагы кече елгаларның торышын тикшерделәр. Алар, кече елгалар аша биредә яшәүче кешеләр үзләренең хаҗәтләре өчен төзегән кечкенә кичү урыннарының күп булуына игътибар иттеләр, су басканда мондый корылмаларның кар сулары юлында ясалма буа ролен уйнавы турында уйламыйча. «Быел безгә мондый киртәләр астында суның узуына аерым игътибар бирергә кирәк», – дип йөкләде Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы.

Бүген 2-нче номерлы эзләү-коткару хезмәте хезмәткәрләре Нокса елгасы яры янында урнашкан Салмачы бистәсенең шәхси йортлары буенча уздылар. Куркыныч зонасындагы йортларны мондый йөреп чыгулар 1-нче марттан бирле уздырыла. Казанлыларга су баскан очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеген, ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә мөмкинлеген аңлаталар һәм белешмәлекләр тараталар яки хуҗалар өйдә булмаса, почта тартмаларында калдыралар.

«Горводзеленхоз» белгечләре Казан Башкарма комитетының Гражданнар яклау идарәсе хезмәткәрләре җитәкчелегендә Нокса елгасының үзәнен чистарту белән шөгыльләнде. Алар кар сулары юлындагы киртәләрне - калын ботакларны, чүп-чарны, ауган агачларны чистарттылар.

Элегрәк «Шәһәр күперләре» муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре Киндерка, Вертлевка, Нокса һәм Коры кече елгалар аша күпер янындагы территорияне куаклардан һәм чүп-чардан чистарткан иде. Су басуны булдырмас өчен, барлык 34 җәяүлеләр өчен җир асты кичүе тирәсендәге кар чыгарылган, аларның су кабул итү лотоклары пычрактан һәм чүп-чардан чистартылган.

Моннан тыш, шәһәрнең һәр районында су басу урыннарында эшләү өчен оператив мобиль группалар булдырылган, алар насослар, техника һәм хезмәткәрләр белән комплектланган. Бүгенге көндә 124 берәмлек техника, 127 суырту насосы, 710 трап, 2120 капчык әзерләнгән, дип хәбәр итә Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар