Бу метрополитенның икенче линиясендәге беренче участок төзелеше белән бәйле.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче август). 19-нчы августта Казанның Совет районындагы кайбер йортларда тәүлек буена диярлек су белән тәэмин итү туктатылачак. Бу метрополитенның икенче линиясендәге беренче участок төзелеше белән бәйле.
19-нчы август көнне 9:00 сәгатьтән 20-нче август 6:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча су булмаячак: Чыңгыз Айтматов урамы, 1, 5, 6, 7, 8, 10, Ломжа урамы, 20а, 22, 24, 24а, 24б, 24в, 24/1, Юлиус Фучик урамы, 90б, 90б, 90в, 92, 131, 131а, 131б, 131в, 131г.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Автоцистерларны килгән гаризалар буенча урнаштырачаклар, алар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителә.