Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.11.2021, 11:51

Казанда юл хезмәтләре яңгыр сулары канализацияләрен боз катламыннан чистарта

Шәһәр халкы район администрацияләренә, «Шәһәр төзекләндерү» муниципаль унитар предприятиесенә һәм Тышкы төзекләндерү комитетына мөрәҗәгать итә ала.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы ноябрь, Алинә Бережная). Казанда юл хезмәтләре яңгыр сулары коеларын чүп-чардан һәм боздан чистарту эшләрен башкара. Иртәнге сәгать 4-тән Меңьеллык мәйданында, Копылов, Достоевский урамнарында һәм башка урыннарда су басулар турында 6 мөрәҗәгать кергән. 10:00 сәгатькә бу су басулар бетерелде, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты матбугат хезмәте.

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, Казанда 6:00 сәгатькә 15 мм явым-төшем яуган – бу айлык норманың өчтән бере диярлек.

Су басуларны бетерүдә «Шәһәр төзекләндерү» муниципаль унитар предприятиесе бригадасы, шулай ук теге яки бу территориягә беркетелгән юл оешмалары эшли.

Шәһәр халкы төзек булмаган яңгыр канализацияләре турында район администрацияләренә, «Шәһәр төзекләндерү» муниципаль унитар предприятиесенә һәм Тышкы төзекләндерү комитетына мөрәҗәгать итә ала:

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары: +7(843) 555-07-96 (тәүлек буе), +7(843) 519-34-00 8:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр;

Вахитов һәм Идел буе районнары: +7(843)264-30-96 (тәүлек буе), +7(843)277-02-10 8:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр;

Киров һәм Мәскәү районнары: +7(843)557-76-10 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр;

Совет районы: +7(843)272-01-05 8:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр;

«Шәһәр төзекләндерү» МУП: +7(843)555-07-96 (тәүлек буе).

Тышкы төзекләндерү комитеты: +7(843)294-83-55, +7(843)294-83-56, +7(843)294-83-83-83 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр;

 

Барлык яңалыклар