Хәрәкәт 25-нче һәм 21-нче номерлы йортлар янындагы тротуар буйлап ябык.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче ноябрь). Казанда Академик Сахаров урамындагы хәрәкәтне чикләү озайтылды. Тиешле күрсәтмә шәһәрнең Казан муниципаль берәмлеге документлар һәм хокукый актлар җыентыгының махсус чыгарылышында басылып чыкты.
Чикләүләр 14-нче ноябрьгә кадәр Академик Сахаров урамындагы 25-нче һәм 21-нче йортлар янында гамәлдә булачак.
Бу метрополитенның икенче линиясен төзү белән бәйле.