Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.10.2021, 17:33

Казанның Гвардия урамында транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнде

Бу Вознесение тракты төзелеше белән бәйле.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче октябрь). Казанның Гвардия урамында транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелде. Бу Гвардия һәм Әмәт магистрале урамнары киселешендә Вознесение тракты төзелеше буенча техник эшләр башкару белән бәйле.

Якынча 19-нчы октябрьгә кадәр юл хәрәкәтен оештыру буенча түбәндәге үзгәрешләр гамәлдә булачак:

Әлмәт магистрале юнәлешендә Даурия урамы ягыннан хәрәкәт иткәндә Гвардия урамыннан сулга борылу тыела;

Универсиада проспекты ягыннан Гадел Кутуй урамына таба хәрәкәт иткәндә Әмәт магистраленнән сулга борылу тыела, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ бүлеге.

Казан дәүләт автоинспекциясе барлык йөртүчеләрне дә вакытлыча уңайсызлыкларга аңлап карауларын, альтернатив хәрәкәт маршрутларын алдан сайлауны һәм юл билгеләре күрсәтмәләрен төгәл үтәүләрен сорый.

Барлык яңалыклар