Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.11.2021, 13:38

И.Метшин: «Яшәүчеләр карны ишегалды территориясеннән чыгару яки җыю турында карарны үзләре кабул итәләр»

Шәһәр башлыгы идарәче компанияләрне торак милекчеләре белән аңлашып эшләргә чакырды.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы ноябрь, Алинә Бережная). Казан Мэры Илсур Метшин бүген шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә район администрацияләре башлыкларына урамнарны кардан чистартуны аерым контрольдә тотарга кушты. Шәһәр башлыгы беренче һәм икенче категорияле юллар гына түгел, ишегалды территорияләре дә тиешле хәлдә булырга тиеш, әмма карны чыгару турында карарны яшәүчеләр генә кабул итәргә хокуклы, дип ассызыклады.

«Яшәүчеләр карны ишегалды территориясеннән чыгару яки җыю турында карарны үзләре кабул итәләр, – диде Илсур Метшин, бу мәсьәләне идарәче компанияләр белән аңлашып хәл итәргә кирәк, дип ассызыклады. – Кышкы чор башында ук ишегалларыннан кар чыгару турында карар кабул иткән торак-төзелеш кооперативлары һәм идарәче компанияләр бар, шулай ук җыюны сайлаганнар да бар. Ничек булса да, бу карарлар халыкның фикерен исәпкә алып кабул ителергә тиеш».

Шулай ук шәһәр башлыгы район башлыкларының үз территорияләрен җыештыру сыйфатын контрольдә тотарга тиешлеген билгеләп үтте. «Бу атнада календарь кыш башлана. Урамнарның, юлларның чисталыгы – район администрацияләре башлыкларының шәхси җаваплылыгы», – дип ассызыклады ул.

Шәһәрне кардан чистартуга килгәндә, Казан Мэры тротуарларны, җәяүле кичүләрне, тукталышларның тирә-ягын аерым җаваплылык белән тәртиптә тотарга кирәк, дип белдерде, чөнки нәкъ менә әлеге юл участокларына халык тарафыннан шелтәләр күп. «Беренче һәм икенче категориядәге юллар буенча кисәтүләр юк. Төп шелтәләр – тротуарларга, җәяүлеләр кичүләренә. Без быел махсус рәвештә кече техниканың чыгуын арттырдык, шуңа күрә район башлыкларыннан һәм Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжевтан әлеге эшне контрольдә тотуларын сорыйм», – дип билгеләде Илсур Метшин.

Элек төзелгән килешүләр буенча Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарыннан өстәмә рәвештә 17,5 мең тонна кар чыгарырга мөмкин

Кар җыештыру һәм аны чыгару буенча килешүләр төзү эше ничек алып барылуы турында һәр район турында аерым администрация башлыклары сөйләде.

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары юлларының чистартыла торган мәйданы 4,2 млн.кв. м тәшкил итә – 1,9 млн. кв. м Авиатөзелеш районында һәм 2,2 млн. кв. м Яңа Савин районында, дип хәбәр итте администрация башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов. Бу кышкы сезонда юллардан карны утильләштерү өчен «Водоканал» МУП белән гомуми суммасы 13,6 млн сумга якын ике килешү төзелгән. Тулаем алганда, 2021 елның кышында Несмелов, Воровский һәм Васильченко урамнарындагы өч кар эретү пунктында 67,5 мең тонна кар утильләштерелде. Элегрәк төзелгән контрактлар буенча районнар бу пунктларга тагын 17,5 мең тонна кар чыгара ала. 2022 елда карны утильләштерү өчен 17 млн сумлык килешү төзү күздә тотыла, бу 85 мең тонна чыгарырга мөмкинлек бирәчәк.

Әмирхан урамындагы 105-нче номерлы йорт янындагы бушлыкта кар полигоны бар. 2021 елда анда 130 мең тонна кар чыгарылган. «Полигонны алга таба файдалану өчен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән килештерү процессы бара», – диде Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы.

Сәүдә, туклану, кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләренә килгәндә, Фәнис Нурмөхәммәтов сүзләренә караганда, алар барысы да кар чыгару һәм утильләштерү турында килешүләр төзегән. Торак йортларның беренче катларында урнашкан объектларның идарәче компанияләр белән кар чистарту өчен килешүләре бар.

Территорияләрне тиешенчә карап тотуны җәмәгать куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча администрация бүлеге гамәлгә ашыра. Алдагы кышкы чорда 243 беркетмә төзелде һәм каралды, бу кышта эш дәвам итәчәк.

Вахитов һәм Идел буе районнарында кардан чистартыла торган юлларның мәйданы 180 мең кв. метрга арткан

Вахитов һәм Идел буе районнарында кардан чистартыла торган юлларның гомуми мәйданы 7,3 млн кв. м тәшкил итә. Быел ул 180 мең кв.м га арткан, аерым алганда, җыештыру картасына Тихорецк урамы буенча БКК участогын һәм Оренбург трактында борылыш төенен кертү хисабына. Бу территориягә 300 юл эшчеләре һәм 197 берәмлек техника хезмәт күрсәтә, дип сөйләде район хакимияте башлыгы Марат Закиров.

Предприятиеләр өстәмә 6 берәмлек махсус техника сатып алганнар, кирәкле күләмдә ком-тоз катнашмасы һәм реагент әзерләгәннәр. Шулай ук эре идарәче компанияләр милкендә 24 махсус техника, торак милекчеләре ширкәтләре һәм торак-төзелеш кооперативлары, кирәк булганда, кар чистарту техникасын арендалыйлар. 700-дән артык ишегалдын җыештыру өчен барлыгы 712 ишегалды себерүче катнашкан.

Быел бөтен техниканы навигацион контроль системасы белән җиһазладылар, ул AutoGRAPH программасында күрсәтелә. Җыештыру буенча 20 маршрут системага алга таба техникага беркетелү өчен кертелде. Бу юнәлештә эш дәвам итә.

Марат Закиров хәбәр иткәнчә, узган кыш районда объектларны кышкы карап тоту белән бәйле 397 хокук бозу очрагы теркәлгән. «Мондый хокук бозулар санын кыскарту өчен Вахитов һәм Идел буе районнары эшкуарлары советы белән очрашуда биналарның һәм җир кишәрлекләренең хокук ияләре белән кар чыгару, җыештыру һәм утильләштерү шартнамәләре булу предметына профилактик эш алып барылды. Кулланучылар базары предприятиеләре тарафыннан кар чистарту һәм утильләштерүгә төзелгән 439 килешү турында мәгълүмат бар», – дип хәбәр итте спикер.

Районның 28 эре җитештерү предприятиесенең 13-е территорияне кардан чистарту буенча килешүләр төзеде, 15 предприятие җыештыруны үз көчләре белән башкара. Шулай ук 28 предприятиенең 21-е кар чыгару һәм утильләштерүгә килешү төзегән, 7-се карны үз территорияләрендә җыя.

Кар Порт, Крутовка, Несмелов һәм Җиңү проспекты урамнарындагы кар эрү пунктларына чыгарыла. «Нормадан тыш кар яву белән бәйле гадәттән тыш хәлләр килеп туган очракта, карны вакытлыча җыю урыннары файдаланылачак», – дип сөйләде Марат Закиров.

«Бөтен махсус техника GPRS системалары белән җиһазланган, бу аның хәрәкәт маршрутын үз вакытында күзәтеп торырга мөмкинлек бирә»

Киров һәм Мәскәү районнарында юлларның җыештырыла торган мәйданы 4,7 млн.кв. м га җитә – 2,9 млн. кв. м Киров һәм 1,8 млн. кв. м Мәскәү районнарына туры килә. «Гомумән алганда, кышын юлларга хезмәт күрсәтү өчен чистарту һәм төяү техникасының тулы арсеналы бар. Бөтен махсус техника GPRS заманча системалары белән җиһазландырылган, бу аларның хәрәкәт маршрутын үз вакытында күзәтеп торырга, шулай ук чыгарыла торган кар күләмен контрольдә тотарга мөмкинлек бирә», – дип сөйләде район администрациясе башлыгы Сергей Миронов.

Путейская һәм Васильченко урамнары буйлап кар өчен ике вакытлы мәйданчык, шулай ук Васильченко һәм Несмелов урамнары буйлап ике кар эретү пункты ачылды. Барлыгы 2021 елның кышкы чорында 1,4 мең тонна кар утильләштерелгән. 2022 елда аны утильләштерүгә «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе белән гомуми бәясе 20 млн сум булган килешү төзү планлаштырыла. Сергей Миронов сүзләренчә, идарәче компанияләр белән тыгыз элемтәдә эшләү нәтиҗәсендә район территориясендә урнашкан 922 ишегалдын җыю гамәлгә ашырыла. Ишегалларын җыештыруда 617 ишегалды себерүче һәм 30 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Район территорияләрендә кулланучылар базарының 1347 объекты урнашкан, шуларның 1028-е кар чыгару һәм утильләштерүгә килешүләр төзегән, 319-ы территорияне үз көчләре белән карап тота. «Эшмәкәрләр белән очрашуда без, әгәр алар карны юл өслегенә этеп чыгаралар икән, моны иртәнге 4-кә кадәр эшләү яхшырак, дип әйттек. Ул вакытта безнең карны җыючы оешма бер үк вакытта аны да җыештырачак», – дип хәбәр итте Сергей Миронов.

Районнар территориясендә шулай ук 19 сәнәгать предприятиесе эшли, шуларның 10-сы кар чыгаруга килешүләр төзегән. Калганнары аны үз көчләре белән чыгара.

Совет районының 121 йортында яшәүчеләр ишегалларыннан кар чыгару буенча килешү төзеделәр

Шундый ук эш шәһәрнең Совет районында да үткәрелә. 210 эре предприятие һәм аерым сәүдә үзәкләре белән кар чыгару буенча шартнамәләр төзелде.

Совет районы хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов сүзләренчә, кар чистарту буенча шартнамәләр шулай ук йортларның беренче катларында урнашкан сәүдә һәм хезмәт күрсәтү биналары милекчеләре белән төзелә. 1203 объекттан 924-е шартнамәләр төзегән инде.

«Беренче кар явуны һәм җәмәгать куркынычсызлыгы бүлеге хезмәткәрләренең игътибарын көткән эшмәкәрләр хәзер килешүләр төзү эшләрен төгәлләп килә», – дип билгеләп үтте Роман Фәтхетдинов.

Күпфатирлы йортларга килгәндә, 121 торак объектта яшәүчеләр ишегалларыннан кар чыгару буенча килешү төзегән.

Гомумән алганда, кышкы чорда кар чистартылырга тиешле Совет районы юлларының гомуми мәйданы якынча 5,5 млн кв. м. тәшкил итә. Җыештыруда 135 берәмлек махсус техника эшләячәк. 15-нче октябрьдән район юлларыннан Җиңү проспекты һәм Родина урамы буенча урнашкан кар эретү пунктларына 4 мең 385 тонна кар чыгарылган инде.



Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 29.11.2021
Видеорепортаж
29.11.2021 12:23
Район башлыклары Казан территорияләреннән кар чыгаруга килешүләр төзү турында хәбәр иттеләр
Барлык яңалыклар